Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Салават Юзеев Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм проекты тәкъдим итте

0
Салават Юзеев Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм проекты тәкъдим итте

Кинорежиссер Салават Юзеев һәм продюсер Миләүшә Айтуганова Шиһабетдин Мәрҗани турында кино проекты тәкъдим итте. Тулы метражлы нәфис фильм Татарстан һәм Үзбәкстан арасында копродукция буларак күзаллана.

«Фильм күренекле дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанига һәм аның Бохарада һәм Сәмаркандта булган чорына багышланган. Безнең бу темага беренче тапкыр мөрәҗәгать итүебез түгел – төрле елларда документаль фильмнар төшергәнебез булды», – диде Салават Юзеев «Киноиндустрия үсешенең драйверы буларак копродукция» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында.

«Фильмның слоганы – «Авыр юлда үзеңне табасың». Фильмның стилистикасы – шәрыкъ притчасы. Дин эшлеклеләре турындагы фильмнарда баштан ук изге кешеләр күрсәтелә. Бездә алай түгел. Шиһабетдин Мәрҗани яшьлегендә шаян-шук егет булган», – дип таныштырып үтте ул.

Режиссер аңлатуынча, фильмның беренче бүлегендә төп геройның туган йорты һәм дуамал яшьлеге күрсәтелә. Әтисе аны Сәмаркандка һәм Бохарага озата. Биредә ул күренекле остазлардан белем ала, дуслар таба, үзен мөгаллимлек эшендә сынап карый.

«Үзбәк кышлакларында белем бирә. Ләкин аны куып җибәрәләр. Чөнки ул математика, логика, физика укытырга тырыша. Аны Сәмаркандның бер бае үз өенә чакыра һәм ул аның балаларын укыта», – дип сөйләде режиссер.

Фильмның мәхәббәт линиясе буларак, Шиһабетдин Мәрҗанинең шушы кешенең өлкән кызына гашыйк булуы күрсәтелә. Гашыйклар фарсы поэзиясе аша аралаша. Әмма яшьләрнең мәхәббәтенә каршы төшәләр.

Салават Юзеев фильм төшерү эшенә Казахстан белән Кыргызстанны да катнашырга чакырды. Чөнки галим ул илләргә караган территорияләрдән дә үтә. «Бу илләрдән артистлар, музыкантлар һәм каскадерлар катнаша ала», - дип тәкъдим итте.

«Дин эшлеклеләре турындагы фильм күңелсезрәк була һәм киң аудиториягә адресланмый. Без кул сугышлары, атышлар һәм матур мәхәббәт күрсәтелгән фильмны прокат перспективасын күздә тотып эшләргә телибез», - дип сүзен тәмамлады ул.

«Без бу проект белән 2 ел шөгыльләнәбез. Аның беренче орлыклары Казан кинофестивале кысаларында үткән халыкара питчингта салынды. Безнең идеяне Үзбәкстан киностудиясе дә күтәреп алды. Киностудия җитәкчесе Улугбек Абдуллаев үзе дә биредә», – дип теманы күтәреп алды продюсер Миләүшә Айтуганова.

Түгәрәк өстәл Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан Казан дәүләт мәдәният институтында үткәрелде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *