Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россиялеләр пенсиядә яшәү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлеген яңартты

0

2023 ел нәтиҗәләре буенча россиялеләр, гражданнар фикеренчә, пенсиядә көн итү өчен иң яхшы 10 шәһәрне атады. Өлкәнәйгәч, алар Сочига (гражданнарның 26 проценты шушы шәһәрне билгеләп үткән), Краснодарга (19 процент) һәм Анапага (18 процент) күчеп китәргә тели. Бу хакта «Российская газета» яза.

Беренче бишлеккә шулай ук Минеральные Воды (15 процент) һәм Санкт-Петербург (14 процент) шәһәрләре кергән. Унлыкны Пятигорск һәм Ессентуки (13әр процент), Мәскәү (12 процент), Кисловодск (10 процент) һәм Калининград (9 процент) йомгаклаган.

Шунысы кызык, бер ел эчендә әлеге исемлек берникадәр үзгәргән. Әйтик, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Сочи шулай ук беренче урынны алган, әмма күчеп китәргә теләүчеләр саны азрак булган (23 процент). Санкт-Петербург 2022 елда икенче баскычта урнашкан (18 процент). Ягъни бер ел эчендә «мәдәни башкалага» күченергә теләүчеләр саны 4 процентка кимегән һәм моның нәтиҗәсе буларак шәһәр өч баскычка түбән «тәгәрәгән». Анапа исемлектә үз урынында – өченче баскычта калган, шулай да бу шәһәргә күчеп китәргә теләүчеләр саны 1 процентка арткан.

Шулай ук 2022 елда Мәскәү – дүртенче (хәзер ул сигезенче урында), Краснодар бишенче (хәзер ул – беренче өчлектә) баскычта булган. Калининград та (2022 елда – алтынчы, 2023 ел нәтиҗәләре буенча – унынчы) аска «тәгәрәгән».

2022 ел белән чагыштырганда, Казан, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәсе исемлектән төшеп калган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *