Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Лукойл»ның вице-президенты Виталий Робертус вафат булган

0
«Лукойл»ның вице-президенты Виталий Робертус вафат булган

«Лукойл» гавәми акционерлык җәмгыятенең вице-президенты Виталий Робертус 53 яшендә кинәт вафат булган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, топ-менеджерның хезмәт биографиясе бары тик «Лукойл» белән генә бәйле булган. Институтны тәмамлаганнан соң ул компаниягә икътисадчы булып урнашкан, «алга таба барлык профессиональ үсеш этапларын да үткән».

«Лукойл»да утыз ел эшләү дәверендә Робертус компаниядә генә түгел, тулаем алганда тармакта да хезмәттәшләренең хөрмәтен казанган. «Безнең күңелдә ул талантлы җитәкче, күпкырлы кеше, ярдәмчел иптәш булып калачак», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

2023 елның октябрендә «Лукойл» гавәми акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Владимир Некрасов 66 яшендә кинәт вафат булган иде. Аның урынына килгән Равил Маганов исә 2022 елның сентябрендә 67 яшендә каты авырудан соң бакыйлыкка күчте.

Виталий Владимирович Робертус 1970 елның 7 сентябрендә Мурманск өлкәсендә туган. 1993 елда - Мәскәү авиация институтын, 1995 елда Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясен тәмамлаган. 2011 елда икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклаган.

«РусДжет» авиация спорт клубы җитәкчесе һәм шеф-пилоты булган. Балачактан ук авиамоделизм белән шөгыльләнгән. Радио белән идарә торган модельләр – самолет күчермәләре (F-4C) классында җиде тапкыр Россия чемпионы, командада ике тапкыр дөнья чемпионы һәм шәхси зачетта дүрт тапкыр дөнья чемпионы.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *