Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Марсель Миңнуллин диспансеризация үтү процессы үзгәрәчәге хакында сөйләде

0

Татарстанда диспансеризация үтү процессы уңайлырак булачак. ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Якын арада Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә амбулатор звено эшендә билгеле бер үзгәрешләр булачак, - дип искәртте ул. – Бу – поликлиникаларда диспансеризация үтү өчен аерым зоналар. Диспансеризация үтәргә баручылар һәм чиратта утыручы кешеләрнең гомуми агымын катнаштырырга уйламагыз. Ни өчен кешеләр, аеруча эшкә сәләтле яшьтәгеләр, табибларга күренми? Ни өчен аларга арыган персоналга карап чиратта утырырга?»

Миңнуллин әйтүенчә, авылда сәламәтлек саклауга бәйле мәсьәләләрне кузгату һәм бу җирлектә диспансеризациягә тагын да җентеклерәк якын килү планы да бар.

Шулай ук кеше диспансеризация узарга тиешле вакыт кысалары да билгеләнәчәк. Моннан тыш, министр сүзләренчә, халык белән эшләү дә дәвам итәчәк. Биредә диспансеризация үтәргә һәм сәламәтлекне даими нигездә тикшерергә чакырып тагын да күбрәк реклама роликлары төшерү хакында сүз бара.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *