Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Кәеф» медиалабораториясендә Рәмис Латыйповның «Атмый калган таң» китабы тәкъдим ителде

0
«Кәеф» медиалабораториясендә Рәмис Латыйповның «Атмый калган таң» китабы тәкъдим ителде

«Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә журналист, язучы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйповның «Атмый калган таң» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә өч мең тираж белән басылып чыккан.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Рәмис Латыйпов белән без 1997 елдан таныш. Без аны күпкырлы журналист буларак беләбез, сценарийлар да язды ул. Менә хәзер китаплар яза башлады. Бүген «Казан утлары» китапханәсе сериясенең 25нче китабы тәкъдим ителде. Шушы 25 китапның гомуми тиражы 65 мең булды. 65 мең китапның 50 меңе бүгенге көндә инде сатылып беткән. Бу татар китабы өчен бик яхшы сан. Димәк, бүгенге көндә татарлар китап укый, татар кешесенә китап кирәк, дигән сүз. Иң мөһиме – бу сериянең төп миссиясе – яңа авторларны эзләү. Бурычыбыз – яңа авторлар сериясен булдыру. Рәмискә уңышлар телим, бу китап белән генә тукталып калмасын иде», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Китапның мөхәррире, язучы, публицист Вакыйф Нуриев фикеренчә, китаптагы әсәрләр укучыны сискәндерә, уяндыра, дәртләндерә. «Китапка кергән һәр хикәянең бер хикмәте бар. Мәсәлән, «Атмый калган таң» әсәрендә могҗиза күрәбез: яшь кыз кабердән кайта. «Кытай елгасы»нда тетрәндерерлек вәхшилек, «Салдат мәхәббәте»ендә – мәхәббәт, «Урман тукталышы»нда – көтмәгәндә килеп туган хәлдә күңел тибрәнешләре һ.б. бар. Рәмис белән без – якташлар, Арча районыннан. Якташның шундый китап чыгаруы, әдәби мәйданга килеп керүе барыбыз өчен дә зур сөенеч», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Авторның «Салдат мәхәббәте» хикәясеннән өзекне Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша укып үтте. «Солдатлар» җырын Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музееның өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова башкарды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Рәмис Латыйпов китапны чыгарырга тәкъдим итүчеләргә, «Татмедиа» җитәкчелеге, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, китапның мөхәррире Вакыйф Нуриев һәм кичәгә килгән барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте. «Әсәрдә тормышта булган вакыйгалар сурәтләнә. Хикәя геройлары – реаль кешеләр. «Атмый калган таң» әсәре «Әдәби суд»та да каралган иде. Китапта чыккан хикәяләрдән минем өчен иң ошаганы – «Урман тукталышы» әсәре», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кичәдә катнашучылар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. «Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый һәм Әмирхан Еники – яратып укый торган авторларым», - дип билгеләп үтте Рәмис Латыйпов.

  • Кичәне «Татар-информ» һәм «Интертат «сайтларының SMM-белгече Милена Новикова алып барды. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары викторинада катнашты. Кичә күмәкләшеп фотога төшү һәм автограф-сессия белән тәмамланды. Китапны «Казан утлары» журналы редакциясе, «Татмедиа» Акционерлык Җәмгыятенең барлык сату нокталарында алырга мөмкин.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *