Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Менделеевск районы сайлаучылары арасында көнкүреш техникасы һәм инструментлар уйнатылачак

0

Россия Президентын сайлау көннәрендә, 15-17 мартта, Менделеевск районында тавыш биргән һәркем кыйммәтле бүләкләр уйнатуда катнаша алачак. Моның өчен фотобәйгедә катнашырга кирәк.

«15-17 мартта үз участогыңа килеп тавыш бирү һәм махсус беләзек алу зарур. Шуннан соң Менделеевск районы сайлау участогы фонында беләзек киеп фотога төшәргә – селфи ясарга кирәк. Аннары фотоны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәңә урнаштыру, фото астында «Менделеевск муниципаль районы» төркемен билгеләү һәм шушы пост астында «Мин тавыш бирдем» дигән язу калдыру шарт», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына конкурсның шартлары турында.

Фотобәйгедә Менделеевск районында яшәүче сайлаучылар гына катнаша ала. Беләзек фотода сайлау яшенә җиткән кимендә бер кешедә күренеп торырга тиеш. Социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтның ачык һәм ким дигәндә бер ай элек теркәлгән булуы зарур.

Җиңүчеләр арасыннан кешеләрне очраклы рәвештә сайлап алачаклар, бер катнашучы бер бүләк кенә ота ала. Төп бүләк – суыткыч, ул сайлауның соңгы көнендә, 17 мартта уйнатылачак. Көн саен 4 чәйнек, 2 термопот, 2 әфган казаны, 1 микродулкынлы мич, 1 инструментлар җыелмасы, 1 шөреп боргыч, 1 ит тарткыч уйнату күздә тотыла. Бүләкләр уйнату көн саен «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Менделеевск муниципаль районы» төркемендә туры эфирда оештырылачак.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелгән, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *