Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казанда кешеләрне мохтаҗ дип тану өчен керемнәр планкасы күтәрелде

0

Казанда кешеләрне аз керемле дип тану өчен керемнең чик күрсәткечен һәм салым салынырга тиешле милек бәясен арттырдылар. Әйтик, ялгыз яшәүче кешегә аның күләме 2 396 322 сум тәшкил итәчәк. Шул хактагы мәгълүмат Башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.

Шул ук вакытта, Казан кешесенең (яки гаилә әгъзаларының һәркайсының) уртача айлык кеременең максималь күләме хәзер 41 666 сум тәшкил итә.

«2024 елга гражданнарны аз керемле дип тану турында карар кабул итү өчен түбәндәге чик күрсәткечләрен билгеләргә», - диелә карарда.

Ике кешедән торган гаилә өчен планка – 4,8 миллион, өч кешелек гаилә өчен 7,2 миллион сумга якынлашты. Аз керемле дип тану өчен дүрт кешедән торган гаиләнең кереме һәм милек күләме – 9,585 миллион, биш кешелек гаилә өчен 11,98 миллион сумнан артмаска тиеш.

Тулаем алганда, документта кешеләр саны 12гә кадәр булган гаиләләр өчен суммалар күрсәтелгән.

Моннан тыш, Башкарма комитет социаль файдалану фондыннан найм килешүләре буенча торак тәкъдим итүдә казанлыларны мохтаҗ дип тану өчен салым салынырга тиешле керем һәм милек буенча чик күрсәткечен яңартты. Текстта күрсәтелгән гаиләләр өчен суммалар бу пунктта туры килә, әмма бер кешегә исәпләнгән уртача айлык керем – 50 мең сум – югарырак булган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *