Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Италия цирк артисты Бруно Тони: Казан турында остазым Дамир Гыйбадуллин сөйләде

0

Италиянең Тони цирк династиясе вәкилләренең берсе Бруно Тониның остазы татар цирк артисты Дамир Гыйбадуллин булган.

«Цирк сәнгате буенча минем беренче укытучым, акробатика һәм жонглерлык буенча беренче остазым Татарстанның халык артисты Дамир Гыйбадуллин иде. Мин балачактан өйрәтелгән принципларга тотынып торырга һәм осталыгымны арттырырга тырышам», диде Тони Бруно мәдәният министрлыгында журналистлар белән узган очрашуда.

Италиянең Тони цирк династиясе вәкилләре хәзерге вакытта Казан циркының халыкара программасында чыгыш ясый.

«Без балачакта Казан циркы турында күп ишеттек. Педагогыбыз ул хакта күп сөйли иде. Мин бу шәһәрдәге программага үземне тулысынча багышлап эшлисем килә», – ди Тони Бруно үз программалары турында.

Казан циркы директоры Эльмира Булатова әйтүенчә, Дамир Гыйбадуллин Казан циркы белән элемтәдә. Хәзер ул Япониядә яши.

  • Дамир Гыйбадуллин – цирк артисты (жонглер, акробат), ТАССРның халык артисты. 1970 елдан Татар циркы «Яшьлек» коллективы артисты. (Татар энциклопедия сүзлегеннән).










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *