Владимир Алекно: Бер сайлауны да калдырмыйм
Бүген Казанда «Зенит» волейбол клубының һәм ир-атлар җыелма командасының элеккеге остазы, Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно КНИТУ-КАИның беренче бинасында 42нче сайлау участогында (Карл Маркс урамы, 10 йорт) Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирде. Бу хакта «Казанские ведомости» газетасы яза.
«Безнең киләчәгебезгә битараф булмаган барлык гражданнар кебек үк, Россиянең киләчәге өчен тавыш бирергә килдем», - дип белдерде белгеч.
«Бер генә сайлауны да калдырмыйм. Минем гаиләм, дусларым, яхшы танышларым тавыш бирергә киләчәк», - дип өстәде Алекно.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.