Татарстан халкы сайлауларга багышланган конкурста актив катнаша
Татарстан халкы социаль челтәрләрдә сайлау участокларыннан фотолар урнаштыра.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында Татарстаннан теләсә кайсы гаилә Гаилә елына багышланган #ТатарстанАлга #ВсейСемьейнаВыборы фотоконкурсында катнашып, өч Lada Vesta автомобиленең берсен ота ала.
Фото: © Вконтакте социаль челтәре
Конкурста катнашу өчен 17 мартка кадәр Татарстан Республикасы сайлау участогы фонында махсус беләзекне күрсәтеп, гаилә белән фото/селфи ясарга кирәк.
Беләзек фотода сайлау яшенә җиткән ким дигәндә бер кешедә күренергә тиеш (беләзекне ТР сайлау участогында тавыш бирүчеләргә бирәләр), ә аннары фотоны контакттагы үз битеңдә ике мәҗбүри: #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштэглары белән урнаштырырга кирәк.
Социаль челтәрләрдә шәхси аккаунт ким дигәндә 30 көн ачык һәм теркәлгән булырга тиеш, ә фотоконкурста республикада теркәлгән Татарстанда яшәүче генә катнаша ала.
Фото: © Вконтакте социаль челтәре
Конкурсның рәсми төркемендә хәбәр итүләренчә, 15 һәм 16 мартта берәр автомобиль уйнатылачак. Турыдан-туры трансляция 21:00 сәгатьтә Вконтакте «Татарстан Алга» социаль челтәрендә башлана. 17 март - соңгы автомобильнең уйнатылуын ТНВ буенча күрсәтәчәкләр. Турыдан-туры трансляция 20:10да башланачак.
Фото: © Вконтакте социаль челтәре