Зәйдә күпбалалы Әхмәтҗановлар гаиләсе бергәләп тавыш бирде
Зәйнең политехник колледжы бинасында урнашкан 1448 нче сайлау участогына күпбалалы Әхмәтҗановлар тулы гаилә белән килде. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
Айгөл, Айрат, Салават, Булат Әхмәтҗановларның күңелләре күтәренке, алар ил өчен мөһим вакыйгада бергәләп катнашуларына шат.
«Без илебезнең киләчәге матур булсын өчен тавыш бирдек. Олы улыбыз быел унберенчене тәмамлый, уртанчысы бишенче сыйныфта укый, бәләкәй кызыбыз әле балалар бакчасына йөри, шуңа күрә дә безгә киләчәкнең балаларыбыз хакына яхшы булуы бик мөһим», — ди Айгөл Фоат кызы.
Ул үзе колледжда директор урынбасары булып эшли, тормыш иптәше Айрат Рәис улы газ хуҗалыгы хезмәтендә, ә менә Салаватка быел 18 яшь тулган, ул тәүге тапкыр сайлауларда катнашты.
«Мин Россия Президентын сайлауларга сәяси яктан тулы әзерлекле килдем. Илебезнең киләчәге өчен минем тавышның да мөһим булуын аңлыйм. Алга таба Россиянең көчле ил булуы өчен үзем дә белемем, хезмәтем белән җитди өлеш кертергә җыенам», — диде Салават.
Әхмәтҗановлар гаиләсе бердәм төстә тавыш биргәннән соң, сайлау участогында гаиләләре белән килүчеләргә махсус бирелүче беләзекләр алдылар. Биредә үк студентлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасын карадылар, пешекчеләр әзерләү төркеме студентлары пешергән тәмле мич ризыкларыннан да авыз итәргә мөмкин иде.
Быелгы Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү участокларына гаиләләре белән килгәннәрне сюрпризлар көтә.
Сайлау участогында тавыш биргәннән соң, гаилә әгъзалары «Всей семьей на выборы» дип язылган беләзекләрне киеп фотога төшәргә мөмкиннәр. Фотоларны социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларыгызда 15,16,17 март көннәрендә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштэглары белән урнаштырырга кирәк. Әлеге хэштэгларны куеп фото урнаштыручылар автомобильләр уйнату бәйгесендә катнаша. Фотобәйге исә өч сайлау көне дәвамында бара. Төп бүләк — өч Lada Vesta автомобиле.
Моның өстенә беләзекләр алган гаилә әгъзаларына үз шәһәрендәге мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек тә бирелә.