Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Андрей Кондратьев: Җәмәгать күзәтүе - сайлауларның легитимлыгын бәяләүнең төп факторы

0

Җәмәгать күзәтүе - ул сайлау кампаниясенең ачыклыгын һәм легитимлыгын бәяләүнең төп факторы. Бу хакта Россия Президентын сайлауларга килгән халыкара күзәтүчеләр белән очрашу алдыннан журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Безнең илнең төп сайлауларына халыкара күзәтүчеләр, экспертлар килүенә без бик шат. Һәм күзәтүчеләрнең күпсанлы булуы беренче чиратта Үзәк сайлау комиссиясенә кирәк. Ә халыкара экспертлар - сайлау процессының җәмәгать контроленә көчле стимул», - диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Кондратьев сүзләренчә, Татарстанда сайлау участокларында сәяси партияләрдән, иҗтимагый оешмалардан, Россия һәм Татарстанның Иҗтимагый палаталарыннан 16,5 мең күзәтүче эшләячәк. «Россиягә дөньяның йөздән артык иленнән 500дән артык халыкара эксперт киләчәк», - дип билгеләп үтте спикер.

Ул халыкара экспертлар һәм күзәтүчеләр тәҗрибәсе Россия сайлау системасының әзерлеген сыйфатлы һәм профессиональ рәвештә бәяләргә ярдәм итәчәк, дип ышана

«Без халыкара экспертларның безнең системага нинди яңалыклар кертә алуын, безгә нәрсәләр киңәш итә алуын карарга телибез. Тәҗрибә алышырбыз. Мөгаен, алар безгә җәмәгать күзәтүе системасында яңа алымнар киңәш итәр», - дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Кондратьев халыкара күзәтүчеләргә эффектив һәм нәтиҗәле эш башкару өчен барлык шартлар да тудырылган, дип ышандырды. «Татарстанның сайлау системасы сайлауларга әзер», - дип йомгаклады ул.

Халыкара күзәтүчеләр тавышларны санау тәмамланганчы сайлау участокларында булачак. Участоклар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

  • Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү 15, 16, 17 мартта узачак. РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *