Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Нижневартовск татар автономиясе шәһәренең 52 еллыгына багышланган концерт куйган

0

Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе шәһәрнең туган көненә бүләк ясаган. 11 мартта җирле иҗтимагый оешма шәһәрнең 52 еллыгына багышлап «Туган як» бәйрәм концерты уздырган. Бу турыда Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Милли мәдәниятләр үзәгенең концерт залында узган кичәдә Нижневартовск шәһәренең сәнгать осталары белән берлектә 2нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе чыгыш ясаган.

Концерт программасы яшь музыкантларны, биючеләрне, композиторларны, татар һәм башкорт мәдәниятен, сынлы һәм декоратив сәнгатен, шигърият, җыр һәм бию сөючеләрне берләштергән. Кичә халык риваятьләре образларын нечкә сурәтләгән, барлык тамашачыларга балачактан таныш булган интонацияләр һәм ритмнар белән үрелеп барган. Сәхнәдә җырлар, шигырьләр, туган шәһәргә мәхәббәт белдерү сүзләре рус, татар һәм башкорт телләрендә яңгыраган, диелә бу хәбәрдә.

Концерт тамашачыларын Ханты-Мансийск автономияле округы Дума депутаты Сергей Великий һәм Төмән өлкәсенең Дума депутаты Вячеслав Танкеев котлаган. Курган өлкәсенең Йолдыз авылындагы янгын нәтиҗәләрен бетерүдә булышлык һәм хәйрия ярдәме күрсәтүләре өчен Рамил Кыямов, Риф Сергин һәм Рафаил Мөхәммәтҗановка Курган өлкәсе губернаторының социаль сәясәт буенча урынбасары исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылган.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы әгъзасы Рафаил Мөхәммәтҗанов концертны оештыру һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен «Милли мәдәниятләр үзәге» директоры Елена Князева һәм Нижневартовск шәһәренең «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» директоры Наталья Горинага Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләкләр тапшырган. Шулай ук Рафаил Мөхәммәтҗанов «Җәлил укулары» VI ачык шәһәр әдәби конкурсының иң өлкән катнашучысы Химия Шакирҗанованы бүләкләгән.

«Туган як» концерты шәһәрнең сәнгать осталары, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе, Милли мәдәниятләр үзәгенең, Татар һәм башкорт иҗтимагый оешмаларының иҗади коллективлары һәм солистлары катнашында быел икенче мәртәбә узды, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *