Путин Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре тапшыру турында указ имзалады
Президент Владимир Путин РФ дәүләт бүләкләрен тапшыру турында указга имза куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Бүләкләнүчеләр арасында ике «Герой-ана» - Чувашия Республикасыннан Лариса Павлова һәм Марий Элдан Наталия Васильева. Моннан тыш, 19 кеше «Ата-ана даны» ордены, 18 кеше «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде.
Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән Белгород өлкәсенең Краснояружа районы башлыгы урынбасары - Иминлек советы секретаре Игорь Бородаенко бүләкләнде.