Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Марат Әхмәтов: Яшьләр белән даими очрашып, киңәшеп торырга кирәк

0
Марат Әхмәтов: Яшьләр белән даими очрашып, киңәшеп торырга кирәк

Бүген Казанда «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән IV этномәдәни студентлар бәйге-фестиваленә йомгак ясалды.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов яшьләр белән даими киңәшеп, очрашып торырга кирәклеген әйтте.

«Әле генә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе стипендиатлары белән очраштык. Аларның фикерләве бөтенләй үзенчәлекле. Яшьләр белән даими очрашып, киңәшеп торырга кирәк икәненә тагын бер кат ышандык. Киләчәгебез алар белән. Яшьләр бик өметле. Бүгенге чарадан мин канәгать», – диде Марат Әхмәтов «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән IV этномәдәни студентлар бәйге-фестиваленә йомгак ясаганда.

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе стипендиясенә бәйге оештырылган. Бәйгегә 220 гариза килгән. Шулар арасыннан жюри 100 студентны сайлап алган. Бәйгедә җиңүчеләрне Марат Әхмәтов бүләкләде. Бүләкләү чарасында ул студентларның фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңлады.

Фото: © Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең матбугат хезмәте

«Республикабызда яшәүче халыкларның туган телләрен, милли традицияләрен саклау мәсьәләсендә яшьләргә нинди формат белән үтеп керик дигән сорау тугач, Рафис Борһанов студентлар арасында этномәдәни бәйге-фестиваль проектын тәкъдим итте. Минемчә, ул отышлы проектларның берсе булды, чөнки республикада 200 меңнән артык студент укый. Аларның иҗтимагый тормышын, дөньяга, туган телләргә, милли гореф-гадәтләргә мөнәсәбәтен, киләчәкне күзаллауларын белү мөһим», – диде Марат Әхмәтов.

«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән IV этномәдәни студентлар бәйге-фестивален Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе оештырган.

«Фестиваль дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аның нәтиҗәсен күрәбез, елдан-ел кызыксыну арта. Фестивальдән-фестивальгә катнашучылар саны да, стипендиатлар саны да арта. Быел 18 уку йортыннан 100 студент стипендиягә лаек булды. Беренче елларда алай ук түгел иде. Алар һәрберсе үз портфолиосын төзеп, жюри алдында үз осталыкларын исбат итте», – диде академия ректоры Рафис Борһанов.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *