Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Александр Терентьев: Сайлау системасы Россия Президентын сайлауларга әзер

0
Александр Терентьев: Сайлау системасы Россия Президентын сайлауларга әзер

Сайлау системасы президент сайлауларын үткәрүгә әзер. Бу хакта Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары, РФ Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация советының вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев әйтте. Ул Россия Үзәк сайлау комитетының мәгълүмат үзәген ачуда катнашты, дип яза «Татар-информ».

Мәгълүмат үзәгендә барлыгы 90 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 1447 вәкил аккредитацияләнгән. Шуларның яртысы – чит ил вәкилләре. Бөтен ил буенча тавыш бирү барышын 2458 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 12,6 меңнән артык вәкил яктыртачак. Чарада чит ил күзәтүчеләре күпләп катнашкан – бу дөньяда әлеге сайлау кампаниясенә зур кызыксыну булуын ассызыклый.

Терентьев билгеләп үткәнчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың доклады башкарылган эшнең зурлыгын һәм сайлау системасының Россия Президентын сайлауларга тулы әзерлеген күрсәткән.

Кандидатларны сайлауга чыгару һәм теркәү этабы барлык хокукый нормаларны үтәп уздырылган. 113 миллионнан артык сайлау бюллетене әзерләнгән. Бөтен Россия буенча 94 меңнән артык участок сайлау комиссияләре төп тавыш бирү көннәренә әзер. Иминлекне тәэмин итү максатыннан резерв һәм күчмә тавыш бирү пунктлары каралган. Бу иң беренче чиратта яңа регионнарда гамәлгә куелган.

112,3 миллион сайлаучының 2,3 миллионга якыны авыр үтеп керә торган һәм ерак урнашкан җирләрдә яши. Әлеге гражданнар 25 февральдән узган алдан тавыш бирү барышында үз тавышын бирде инде.

Видеокүзәтү оештырылды. Россия Федерациясенең барлык субъектларында сайлауларны иҗтимагый күзәтү үзәкләре булдырылды – бу регионнарның иҗтимагый палаталарының оештыру структуралары.

Оештыру барышында иң заманча сайлау стандартлары кулланыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәргә тавыш бирү өчен шартлар тудырылган. Аларга 60 меңнән артык волонтер ярдәм итәчәк. «Мобиль сайлаучы» сервисына 5195348 гариза кабул ителгән, ә дистанцион электрон тавыш бирү теләген 4786582 кеше белдергән.

Зур мәгълүмати-аңлату эше алып барылды. «ИнформУИК» проекты кысаларында 330 меңнән артык участок сайлау комиссиясе әгъзасы барлык төбәкләрдә 57,5 миллион йорт хуҗалыгында булды. Сайлаучылар турында 81 миллионнан артык белешмә ачыкланды. Традицион массакүләм мәгълүмат чаралары аша мәгълүмат җиткерү яхшы алып барылды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе материалларын Интернетта караучылар саны 200 миллионнан артык булды.

Александр Терентьев фикеренчә, тәкъдим ителгән мәгълүмат Россия Президентын сайлау процессын оештыру һәм сайлауларны уңышлы уздыруга юнәлтелгән барлык мәсьәләләрнең җентекләп һәм тирәнтен эшкәртелүен күрсәтә.

  • Россия Президентын сайлауларда 15, 16 һәм 17 мартта тавыш бирергә мөмкин булачак. РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *