Синоптиклар Татарстанда җылы көннәр вәгъдә итә
Якын көннәрдә Татарстандагы климатик вәзгыятьтә җитди үзгәрешләр көтелми. Көндезләрен һава температурасы плюслы булачак, ә төнлә -14 градуска кадәр салкыннар фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометцентр үзәге.
Шулай итеп, 15 марттан 17 мартка кадәр явым-төшем көтелми, ә уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска югары булачак. Төннәрен -4 градустан -9 градуска кадәр, ә урыны белән -14 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндезләрен – 0 градустан +6 градуска кадәр. 15 мартта 15 м/с кадәр көчле җил фаразлана.
«Мондый һава торышы шартлары карның салмак эрүенә китерә», - ди синоптиклар.
18 һәм 19 мартта бераз кар төшүе ихтимал. Төнлә термометр баганалары -3 градустан -8 градуска кадәр күрсәтәчәкләр, ә урыны белән -11 градуска кадәр төшәчәкләр. Көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.