Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Андрей Кондратьев Россия Президентын сайлауларны халыкара күзәтүчеләре белән очрашты

0

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар белән очрашты. Алар республикага Россия Президентын сайлауларны күзәтү өчен килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Без иҗтимагый берләшмәләр, экспертлар бергәлеге, күзәтүчеләр белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Бу сайлау системасының мөһим стандарты. Сезнең килүегез Татарстан сайлау системасы өчен бик әһәмиятле, - диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы кунакларга.

Кондратьева билгеләп үткәнчә, Татарстанга килгән һәр күзәтүченең үз иленең сайлау системасыннан уникаль белемнәре бар.

«Нәкъ менә шуңа күрә без сезнең Россия Иҗтимагый палатасы чакыруына җавап бирүегез һәм илебездәге иң мөһим сайлауларга килүегез өчен рәхмәтле», - дип ассызыклады ул.

Татарстанга килгән халыкара күзәтүчеләр арасында Гватемала, Доминикана Республикасы, Индонезия, Испания һәм Танзания вәкилләре бар.

Россия Президентын сайлауларда 15, 16 һәм 17 мартта тавыш бирергә мөмкин булачак. РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайлауга дүрт кандидатны кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *