Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин: Россия атом энергетикасында кулланылган технологияләрнең 99 проценты безнең илнеке

0
Путин: Россия атом энергетикасында кулланылган технологияләрнең 99 проценты безнең илнеке

Россиянең атом энергетикасында кулланыла торган технологияләрнең 99 проценты – безнең илнеке. Бу хакта Президент Владимир Путин Мәскәү - Санкт-Петербург югары тизлекле магистрале һәм Ленинград атом электростанциясенең җиденче энергоблогы төзелешен башлап җибәрү тантанасында әйтте, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы бу ике масштаблы проектны гамәлгә ашыру барышында үзебезнең ил эшләнмәләре һәм җиһазларына өстенлек бирергә кушты. Бу илнең технологик бәйсезлеген алга таба ныгыту өчен мөһим, дип ассызыклады Президент. Ул шулай ук әлеге бурычның Федераль Җыенга юлламада куелуын искәртте.

«Шунда ук технологик суверенитетның илкүләм проектларын башлап җибәрү турында игълан ителде. Шул исәптән транспортның барлык төрләре, атом һәм энергетика технологияләре өлкәсендәге проектлар турында әйтелде. Сүз уңаеннан, монда без кулланган технологияләрнең 99 проценты – үзебезнең илнеке, - дип билгеләде Путин. - Ул проектларны гамәлгә ашыру сәнәгатьне технологик яңарту өчен, гомумән икътисадның сыйфатлы үсеше өчен куәтле стимул булырга тиеш».

Президент шулай ук Россиянең атом технологияләре өлкәсендә бөтендөнья лидеры булуын дә искәртте. «Россия булышлыгы белән башка илләрдә атом энергетикасы нульдән төзелә», - диде ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *