Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин: Россия - атом технологияләре өлкәсендә дөньяда лидер

0

Россия атом технологияләре өлкәсендә дөньяда лидер булып тора, аның ярдәме белән башка илләрдә атом энергетикасы нульдән барлыкка килә. Бу хакта Президент Владимир Путин Мәскәү - Санкт-Петербург югары тизлекле магистраль һәм Ленинград АЭСының җиденче энергоблогы төзелешен башлап җибәрү тантанасында әйтте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

«Бөтен тармак булдырыла, белгечләр укытыла, иң катгый табигать саклау стандартларына туры китереп кирәкле инфраструктура үсеш ала. Мәсәлән, бүген «Росатом» җиде дәүләттә 22 энергоблок төзи», — диде дәүләт башлыгы.

Атом энергетикасы безнең ил эчендә дә актив үсеш ала. 2045 елга Россиянең гомуми энергия балансында атом генерациясе өлешен 25 процентка кадәр арттырырга планлаштыралар, ә Ленинград АЭСының яңа энергоблогын төзү бу эшкә яхшы өлеш кертәчәк, диде Путин.

«Аны эшләтеп җибәрү Россиянең бөтен төньяк-көнбатыш төбәгенең энергия иминлеген арттырачак, еллар дәвамында кулланучыларны экологик, чиста электр энергиясе белән тәэмин итәчәк», – диде Президент. Ул шулай ук бөтен илдә атом энергетикасын һәм башка генерацияләү куәтләрен үстерүгә яңа социаль һәм сәнәгать объектларын ачу, зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру бәйле икәнлеген искәртте.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *