Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә беренче ифтар узган
11 мартта Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә беренче ифтар ашы узган. Ифтарга 150 кеше килгән. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Сәламләү сүзе белән ифтарны мәчетнең имамы Фәрит хәзрәт ачып җибәргән. Шулай ук Сызрань шәһәр округының муниципаль казна «Благоустройство» оешмасы директоры Вячеслав Васильевич, хөрмәтле аксакал Галиулла Габдуллович чыгыш ясаган. Традиция буенча изге Коръән аятләре һәм догалар укылган.
9 апрельгә кадәр узачак «Рамазан чатыры» хәйрия проекты барлык теләүчеләрне киләсе ифтар ашларына көтә, диелә хәбәрдә.