Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Хафиз Миргалимов: Россия Президентын сайлау ил үсешенең төп векторын билгеләячәк

0

Россия Президентын сайлау урталыктагы бер чага гына түгел, ул ил үсешенең төп юнәлешен билгеләячәк. «Татар-информ» хәбәрчесе белән бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Татарстан бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов уртаклашты.

«Бу сайлау кампаниясе үзенчәлекле. Ул берләштерә торган, һәр гражданинны Россия, күп милләтле Татарстан булсынмы, юкмы дигән сорау белән уйландырырлык. Мин берничә сайлау участогында булдым – гомер булмаганча халык сайлауга агыла. Атмосфера тыныч, күңелгә ятышлы, конструктив. Беркем беркемгә комачауламый», – диде парламентарий.

Миргалимов фикеренчә, сайлаучылар Россия киләчәген ышанып тапшырырлык кандидатка өстенлек бирәчәк. «Россиядә чиста һәм дөрес сайлаулар гражданнар үз тавышларын кемгә биргәнен күрсәтәчәк. Лаеклы кандидат җиңеп чыгачак», – дип ассызыклады ул.

Сәясәтче күп милләтле Россиянең барлык гражданнары үз гражданлык бурычын үтәп сайлауга килергә тиешлеген искәртте.

«Хәзер без яшәгән вакытта бу аеруча мөһим, чөнки Россиянең алдагы язмышы бөтен җәмгыятьнең берләшүеннән тора. Россияне ныгыту өчен бар кеше дә тавышларын бирергә тиеш. Дөньяда бара торган вакыйгалар фонында, үзебезнең сәяси аңлашылмаучанлыкларны онытып, берләшергә һәм җиңәргә тиешбез», – диде ул.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *