Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Талия Миңнуллина сайлауларда тавыш биреп, «иртәгәге көнгә инвестицияләргә» чакырды

0
Талия Миңнуллина сайлауларда тавыш биреп, «иртәгәге көнгә инвестицияләргә» чакырды

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанда 54нче сайлау участогында тавыш биргән. Бу хакта Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агентлык җитәкчесе, профессиональ лексикадан файдаланып, сайлаучыларны «иртәгәге көнгә - үз киләчәгенә, Татарстанның һәм Россиянең киләчәгенә инвестицияләргә» чакырды.

«Сезнең сайлау - тавышлар диңгезендә тамчы гына түгел, ә безнең ил халкының гомуми фикеренең мөһим өлеше. Һәр сайлаучы бу көннәрдә үзенең киләчәгенә, үз эшен үстерүгә, балаларының тормышын үстерүгә өлеш кертә. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз», - диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Фото: © Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *