Роман Шәйхетдинов: Иннополиста без яшь һәм актив сайлаучылар булуын күрәбез
Иннополис - яшь сайлаучылар шәһәре, алар бүген башланып киткән Россия Президентын сайлауда актив катнаша. Бу хакта Россиянең иң яшь шәһәрендә участокта тавыш бирү вакытында Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
«Нәкъ менә Иннополиста яшь сайлаучылар булуын күрәбез. Монда яшәүчеләргә уртача 31 яшь. Биредә без киләчәк образын сайлауны күрә алабыз. Шәһәр сайлауга яхшы әзер, активлык югары. Өч көн буена шулай булыр дип өметләнәбез. Өстәвенә, «Мобиль сайлаучы» системасы ярдәмендә бирегә эшкә килүчеләр үзләре өчен нәкъ менә Иннополиста тавыш бирү участогын сайлый алачак», - дип аңлатты вице-премьер.
Сайлауда тавыш бирү - безнең илдә һәр кешенең гражданлык бурычы һәм Россиянең киләчәге образын формалаштыруда катнашу мөмкинлеге, диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Шулай ук сайлауларга бөтен гаиләсе белән Иннополис мэры Руслан Шагалиев килгән. Ул хатыны белән бюллетеньнәрне тутырды, ә аларның кечкенә кызы аларны тавыш бирү урнасына салырга ярдәм итте.
«Сайлауга килү һәм тавыш бирү - бу минем Россия Федерациясе гражданины буларак бурычым. Мин гаиләм белән килдем. Иннополиста сайлау участогы гадәттә концертлар һәм тамашалар уза торган урында урнашкан. Күргәзмәдә резидентларыбызның кайбер казанышлары да күрсәтелгән», - дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.