Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мамадыш районында Марокуш кушаматлы хәрби: Сайлауга бардым, сөйгәнем белән язылыштым

0
Мамадыш районында Марокуш кушаматлы хәрби: Сайлауга бардым, сөйгәнем белән язылыштым

Бүген Мамадышта сайлауның беренче көнендә Марина һәм Александр Михайловлар гаиләсе барлыкка килде. Алар ЗАГС бүлегендә үз мөнәсәбәтләрен теркәде. Александр 13 мартта махсус хәрби операция зонасыннан 14 көнлек ялга кайтты. Өйдә аны хатыны һәм 15 яшьлек кызы Ксения көткән. Алар кайчандыр өйләнешкән булган, аннары аерылган, соңгы елларда язылышмыйча яшәгәннәр.

«Ялга кайткач беренче эш итеп ЗАГСка барып язылышырга булдык, чөнки безнең хисләр вакыт, тормыш, аерылышып тору белән дә сыналган. Безнең кызыбыз үсә. Марина минем өчен бик борчыла. Безнең барысы да яхшы булачагына ышанам», - диде Марокуш хәрби кушаматлы хәрби.

Марина иренең контракт төзүен соңыннан гына белгән. «Бу аның шәхси карары иде. Ул үзе генә хәл иткән. Бу хакта кызым белән белеп алгач, борчылдык та, аптырадык та. Менә ярты ел инде аның өчен борчылмаган көн юк, аның һәр шалтыратуы – безнең өчен бүләк. Шушы көннәрдә чиркәүгә барып, гыйбадәт кылырга телибез», - диде ул.

Фото: © Фәүзия Нургалимова

Александр контрак төзегәнче, Казан фирмасында йөк машинасы йөртүчесе булып эшләгән. Хәзер махсус хәрби операция зонасында шулай ук йөртүче булып хезмәт итә. «Урал» автомобилендә боеприпаслар, азык-төлек, шәхси составны йөртү белән шөгыльләнә.

«Мин хезмәт итәргә китүемә тамчы да үкенмим. Анда мин үземне урынымда кебек хис итәм, Ватан алдындагы бурычымны үтим. Хезмәттәшләр белән дуслаштык, туганлаштык та дияргә була. Хәрби бурычларны бер-беребезне ярты сүздән аңлап үтибез. Мондый туганлык, башка беркайда да юк дип уйлыйм», - диде хәрби.

Михайловлар язылышкан көнне гражданлык бурычларын да үтәде, алар сайлау участогында булачак Президент өчен тавыш бирде.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Материал Фәүзия Нургалимова катнашында әзерләнде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *