Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Андрей Кондратьев: Үзәк сайлау комиссия сайтларына һөҗүмнәр бара

0

Бүген Россия Президентын сайлауның беренче көне. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайтларга көчле һөҗүмнәр баруын әйтте. Ул бу хакта «Татмедиа» да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

«Үз участогыңны ничек табарга дигән сораулар күп. РФ Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларын атарга телим. Хәзер әлеге электрон сервисларга бик көчле һөҗүмнәр бара. Без хәзер ул саннарны әйтә дә алмыйбыз», – диде ул.

Андрей Кондратьев шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») сервисы, «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшчәнлеген югары бәяләде.

«Алар бу сайлау кампаниясендә аеруча эшләделәр. 108 мең татарстанлы бу хезмәткә мөрәҗәгать иткән. Төзексезлек турында шикаятьләр бөтенләй юк диярлек. Россиянең 112 миллион сайлаучысының 96,6 миллионы әлеге сервсита үз кабинетына ия һәм «Дәүләт хезмәтләре» системасыннан файдалана», – дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Сайлау көннәрендә теркәлү урыны (прописка) буенча сайлау участокларына килә алмаячагын белгән сайлаучылар теләсә кайсы уңайлы участокта тавыш бирү өчен алдан гариза бирә алдылар. «Мобиль сайлаучы» сервисыннан 11 мартка кадәр «Дәүләт хезмәтләре» Федераль порталының шәхси кабинетында файдаланырга мөмкин иде

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗОда), вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
  • Сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Президент сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *