Кытайлар Татарстанда пилотсыз вертолетлар җитештерергә тели
Татарстан инвестицион үсеш агентлыгына бизнес миссиясе белән Кытай Халык Республикасыннан делегация килде. Алар пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә. Очрашуда кунакларны Татарстанның инвестицион потенциалы белән таныштырдылар. Аннары алар белән агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашты.
«Татарстанга килүем – минем өчен зур шатлык. Әлеге форумны кытай телендә тәкъдим итүегез өчен рәхмәт. Дөрес, ясалма интеллект кытай телендә яхшы сөйләшә, ләкин ул Сезнең кебек матур сөйләми», - диде Tsingaero Armaments идарәсе рәисе, Цинхуа университеты профессоры PhD Ли Цзиньян.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, компания дөньядагы беренче пилотсыз очкычны җитештергән. 2019 елда әлеге пилотсыз очкычны җитештерү эшен төгәлләгәннәр һәм тәҗрибә-сәнәгать сынауларына керешкәннәр.
Компания продукциясен хәрби һәм граждан өлкәләрендә дә кулланырга мөмкин булачак, дип аңлаттылар. Мәсәлән, 2022 елның августында пилотсыз очкыч Чунцинадагы Цзиньюнь тау янгынында катнашкан һәм биремне уңышлы үтәгән.
Очкычны төрле казалардан, һәлакәтләрдән коткару эшләрен башкарганда, янгыннарны сүндергәндә, суда батучыларны коткару өчен, материаллар илтү өчен кулланырга мөмкин.
«Бу проектны тормышка ашыру өчен без иң беренче партнерыбыз итеп Россияне сайладык. Бәлки, ул безнең бердәнбер партнерыбыз да булыр», - диде Ли Цзиньян.
Татарстан инвестицион үсеш агентлыгында очрашудан соң делегация Миңнуллина белән бергә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте.