Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Россия Президентын сайлауның беренче көнендә 37,77 процент татарстанлы тавыш бирде

0
Россия Президентын сайлауның беренче көнендә 37,77 процент татарстанлы тавыш бирде

Татарстан халкының 37,77 проценты тавыш бирүнең беренче көнендә Россия Президентын сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сайлау участоклары ябылганнан соң хәбәр итте.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Россия буенча сайлауларда гомуми катнашу күрсәткече хәзерге вакытта 35,48 процент тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү тагын ике көн дәвам итәчәк. Сайлауга килү буенча соңгы нәтиҗәләр 17 мартта игълан ителәчәк.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *