Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Республика клиник онкология диспансеры пациентлары һәм табиблары өчен концерт куйдылар

0
Республика клиник онкология диспансеры пациентлары һәм табиблары өчен концерт куйдылар

Республика клиник онкология диспансерында Россия Президентын сайлауның беренче көнендә «Яз ритмында» дип исемләнгән язгы концерт булды. Анда С.З.Сәйдәшев исемендәге 17нче балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары чыгыш ясады.

Музыка мәктәбе чын бәйрәм оештырды. Пациентлар һәм табиблар өчен Исаак Дунаевский, Оскар Фельцман, Александр Винницкий, Виктор Козлов һәм башка композиторларның әсәрләре яңгырады.

Яшь музыкантлар гитара, скрипка, саксофонда 13 номер башкарды, ә Крокодил Гена җыры һәм Марат Шәйхразиевның дәртле җырларына зал да кушылды.

Республика клиник онкология диспансеры бүлеге мөдире Ренат Маликов бүген ике операция ясаган һәм концертка чак кына өлгерде. Ул «Татар-информ»га сөйләгәнчә, балачакта музыка мәктәбендә фортепиано бүлегендә укыган, шуңа күрә музыка аңа якын һәм музыкантларга ул хөрмәт белән карый.

«Операция көтүче пациентларның игътибарларын бераз читкә юнәлтергә кирәк. Бу язны, музыканы, балалар кичерешләрен, хис-кичерешләрне бәяләргә, тоярга кирәк. Пациентлар өчен бу зур шатлык», - дип уртаклашты табиб.

Фото: © «Татар-информ», Эльза Кузнецова











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *