Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанлылар бер көндә «Бөтен гаилә белән - сайлауга!» бәйгесенә 20 мең фото җибәргән

0

Россия Президенты өчен тавыш бирүнең беренче көнендә Татарстан халкы үз социаль челтәрләрендә «Бөтен гаилә белән - сайлауга!» конкурсы өчен 19 304 фото урнаштырган. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана.

Конкурс Россия Президентын сайлауда катнашкан һәм сайлау участогында бирелгән беләзекләр белән фотога төшкән гаиләләр арасында үткәрелә. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган фото астына #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары язылырга тиеш. Җиңүче, исегезгә төшерәбез, өч Lada Vesta автомобиленең берсен алачак. Беренче уен бүген 21.00 сәгатьтә уза.

Оештыручылар сөйләгәнчә, республиканың төрле почмакларыннан фотолар килә, аларда, кагыйдә буларак, гаиләнең берничә буыны вәкилләре, шулай ук өлкән яшьтәге катнашучылар, күп балалы, күкрәк сабыйлары булган сайлаучылар катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *