Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Данис Зарипов татарстанлыларны Россия Президентын сайлауда тавыш бирергә чакырды

0

Биш тапкыр Гагарин кубогы иясе, «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов КНИТУ-КАИда сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде.

«Минем өчен тавыш бирүдә катнашу бик мөһим, чөнки мин якындагы алты елда җитәкчелек итәчәк лидерны сайлыйм», - дип «Татар-информ» хәбәрчесенә үз фикере белдерде Зарипов.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Хоккейчы шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә спортчылар өчен булдырылган игътибар кыйммәткә ия. «Бу игътибар артуын дәвам итсен иде», - диде ул.

Моннан тыш, Зарипов барлык татарстанлыларны да аның үрнәгенә иярергә һәм тавыш бирүдә катнашырга чакырды. «Татарстан халкына мөрәҗәгать итәсе килә, сайлауга килегез һәм үз тавышыгызны бирегез», - дип белдерде ул.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *