Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Аксубайда яшь парлар сайлау участогына туры ЗАГСтан килгән

0

Аксубай районыннан Артем Анорьев һәм Ләйлә Сөләйманова, никахлары рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, Россия Президентын сайлауда тавыш бирүдә катнашкан. ЗАГС һәм сайлау участогы бер бинада урнашкан, дип хәбәр итә «Аксубай» газетасы.

Тантанада район башлыгы Камил Гыйльманов катнашкан.

«Бу көн гомерлеккә исегездә калачак, ул ил тарихында төп вакыйга – Россия Федерациясе Президентын сайлау белән бәйле. Сезгә кулга кул тотышып, озак еллар мәхәббәттә, ата-аналарыгызны хөрмәт итеп һәм, әлбәттә, булачак балаларыгызны – бердәм Россиянең булачак гражданнарын иң яшы традицияләрдә тәрбияләп яшәвегезне телибез», – дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.

Тавыш бирүдә катнашкач, яшь пар Гаилә елына багышланган, #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы конкурсында катнашты.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
  • Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Россия Президентын сайлаулар 15 марттан 17 мартка кадәр узачак. Сайлауларда дүрт кандидат катнаша:Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *