Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Аналитик: Үзәк банк карары гына түгел, Президентны сайлау да рубльгә йогынты ясаячак

0

Рубльнең «язмышына» Үзәк банк карары гына түгел, Россия Президентын сайлау да нык йогынты ясаячак. Бу ике фактор базар тарафыннан исәпкә алынган, ләкин доллар барыбер ныгырга мөмкин, дип фаразлады BitRiver финанс аналитигы Владислав Антонов. Бу хакта ПРАЙМ хәбәр итә.

Бу атнада, Россия Президентын сайлау алдыннан, базарның көтү позициясендә рубль көчсезләнде, диде ул.

Шул ук вакытта, Brent маркалы нефть шул ук чорда баррель өчен 84 доллардан артты һәм 87,5 долларга җитә. Нефть кыйммәтләнү рубльгә уңай йогынты ясый, дип саный аналитик. Россия валютасына сәяси тотрыклылык та ярдәм итә.

Валюта курсына 22 мартта узачак Россия Үзәк банкы карары да тәэсир итәчәк. Әмма регулятор ставканы 16 процент дәрәҗәсендә калдырыр дип көтелә. Илдә инфляция тотрыклы кимесен өчен Үзәк Банкка кырыс кредит сәясәтен озак алып барырга туры киләчәк, ди аналитик. Аның фикеренчә, утырыш үзе базарга басым ясамаячак, әмма РФ Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинаның матбугат конференциясендәге чыгышы базарга тәэсир итә алачак. Үзәк банк җитәкчесе үз чыгышында регуляторның акча-кредит сәясәте перспективалары турында сөйләргә мөмкин, дип аңлатты Антонов.

Финансист фикеренчә, якын арада валюталарның диапазоны түбәндәгечә була: доллар – 90 сумннан алып 93,3 сумга кадәр, евро – 99,1 сумнан 101,8 сумга кадәр, юань – 12,5 сумнан 12,9 сумга хәтле.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *