Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан омбудсмены сайлау участокларындагы провокацияләрне әшәкелек дип атады

0

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россиянең башка төбәкләрендәге сайлау участокларында булган провокацияләр турындагы хәбәрләргә карата фикерен җиткерде. Ул ситуацияне ничек аңлавы турында «Татар-информ»га сөйләде.

«Вак әшәке эшләр кылып, безгә тавыш бирергә комачауларга тырышучылар бар. Без бу хакта телевизорлар экраннарыннан ишетәбез, урналарны яндырырга, буяулар түгәргә тырышуларын күрәбез. Алар сайлауларны өзә алмаячак», – дип белдерде республика омбудсмены.

Россиянең башка төбәкләрендәге сайлау участокларында провокацияләр турында хәбәрләр чыкты: кемдер бюллетеньнәр тутырылган урнага буяу салмакчы булды, кемдер чүп савытына ут төртте. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев мондый гамәлләр өчен җинаять җәзасы каралганлыгы турында искәрткән иде.

«Сайлауларны өзәргә тырышу – тавыш бирергә килгән, теге яки бу кандидат өчен үз тавышын биргән гражданнарның хокукларын бозу ул. Шуңа күрә бу хокукларыбызны бозарга һәм дәүләтебезгә татулыкта яшәргә комачауларга теләгәннәргә каршы тору безне бер гаилә итеп берләштерә», – диде Сәрия Сабурская.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкның күтәренке бәйрәм кәефен дә билгеләп үтте. «Барысы да яхшы кәеф белән бара. Гаиләләре белән киләләр! Күп балалы гаиләләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә. Унсигез яшен тутырган яшьләргә дә беренче тапкыр тавыш бирү мөмкинлеге бирелә», – диде спикер.

Өч көнлек сайлаулар 15 мартта башланып китте. Төбәктә 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау быел 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *