Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Андрей Кондратьев: Татарстанда тавыш бирү барышына тәэсир итәрлек хилафлыклар юк

0

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирү барышына тәэсир итәрдәй хилафлыклар юк. Моннан тыш, Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау турында законны бозуга бәйле шикаятьләр килмәгән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның Бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр итте.

«Мин тавыш бирдем, участокта позитив мохит. Сайлаучыларның активлыгын күрәм. Иҗтимагый күзәтү үзәгенә бардык, республика участокларыннан видео карадык. Активлык бар, татарстанлылар тавыш бирә, кәеф күтәренке. Барысы да штат режимында», – диде республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Республикада 15.00 сәгатькә 1,5 млн артык кеше тавыш биргән, бу барлык сайлаучыларның 54,5 процентын тәшкил итә.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *