Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Дәүләт Думасында сайлауга йөрмәгән кешеләрне тавыш бирүдән мәхрүм итәргә чакыралар

0

Дәүләт Думасының ЛДПР партиясе депутаты Владимир Кошелев сайлауда даими рәвештә катнашмаган өчен тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итү турында уйланырга чакырды. Бу хакта ул РИА Новости» агентлыгына хәбәр итте.

«Шушы көннәрдә журналистлар нейрочелтәрдән сорады: «Сайлауга йөрмәгән кешеләр белән нишләргә?». Шундый җавап яңгыраган: «Сайлауга систематик рәвештә йөрмәгәннәрне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итәргә». Дөрес фикер, уйланырга кирәк. Сайлау хокукы бит һәрвакыт өстенлек саналды. Күпләр бүген бу хокукын санга сукмый, хәтта үзләре катнашмаган нәрсәне тәнкыйтьләргә дә оялмый», – ди Кошелев.

Парламентарий сүзләренчә, елдан-ел төрле дәрәҗәдәге сайлауга йөрү күрсәткече артмый. Шуңа күрә аны үстерергә мөмкинлек биргән һәм сайлауларга даими бармый калган кешеләр белән бәйле вазгыятьне үзгәртергә мөмкинлек биргән механизмнарны эзләргә кирәк.

«Сайлауда тавыш бирүдә актив катнашу – хокук кына түгел, ул әле акыллы гражданинны ваемсыз, җавапсыз кешедән аерырга мөмкинлек биргән яхшы билге дә дип саныйм», – ди Кошелев.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ekspert-sailau-turynda-kem-inue-tugel-kupme-kese-tavys-birue-mohim-5884715










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *