Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Россия Президентын сайлауда катнашты

0

Россия Дәүләт Думасының икътисади сәясәт буенча комитет рәисе, парламентның түбән палатасында Татарстаннан «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Максим Топилин Мәскәүдә теркәлгән урыны буенча Россия Президентын сайлауда үз тавышын биргән. Сайлау участогына ул тормыш иптәше белән килгән.

«Без хатыным белән шимбә иртән тавыш бирергә уйладык, Мәскәүдә Галимнәр йортына 157 нче участокка килдек. Үзем инандым: яшьләр дә, өлкәннәр дә тавыш бирә. Участокта тавыш бирү өчен бюллетень бирә торган бер урын да буш түгел иде», – дип сөйләгән ул.

Топилин үз гаиләсе, балалары, ил өчен кайгырган һәр Россия кешесе сайлау участокларына барачак, дип ышанычын белдергән, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

«Президент сайлау – Россия тормышында мөһим вакыйга. Бу көннәрне без барыбыз да киләчәгебезне билгелибез, башкарылган эшкә бәя бирәбез. Төгәл әйтә алам: соңгы ике дистә елда ил тамырдан үзгәрде – шәһәр һәм бистәләребезгә карау җитә. Шуны тәгаен беләм: Россиягә ышаныч белән караган, үз язмышын Россия белән бәйләгән һәркем, һичшиксез, үз участокларына барып, үз тавышын бирәчәк!» – ди депутат.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *