Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Дума депутаты Айрат Фәррахов Биектау районында фельдшер-акушерлык пунктында булды

0

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Биектау районында фельдшер-акушерлык пунктында булган һәм ФАП хезмәткәре Илсөя белән аралашкан. Парламентарий видеода сөйләгәнчә, хәзер фельдшерның ярдәмчесе һәм машинасы бар.

Бер ел элек бу пункт авыл халкы үтенече буенча ачылган. Дәүләт Думасы депутаты ФАП хезмәткәреннән акушерлык пункты өчен федераль дәрәҗәдә тагын нәрсә эшләргә кирәк икәне белән кызыксынган.

«ФАП турында нәрсә әйтеп була? Монда берни кирәкми. Барысы да башыннан азагына кадәр тиешенчә эшләнгән. Бик яхшы төзегәннәр. Бар нәрсә дә эшли», – дип җавап биргән аңа район фельдшеры.

Фәррахов яңартылган ФАПка үз бәясен дә биргән. «Үзем кердем, ФАПта бик җылы. Халыкның да рәхәтләнеп йөрүе күренеп тора», – ди ул.

Искәртеп үтик, элек бу ФАП балалар бакчасы бинасында булган. Акушерлык пунктын яңарткач, хакимият балалар бакчасында ремонт ясый башлаган. Яңартылган балалар бакчасы якын арада ачылачак, дип ышандыра Фәррахов.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *