Россия Үзәк сайлау комиссиясе: Президент сайларга килүчеләр саны 55 проценттан арткан
Россия Президентын сайларга килүчеләрнең гомуми саны 16 мартта Мәскәү вакыты белән 20.19 сәгатькә 55,10 процентка җиткән. Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында шул турыда хәбәр ителә.
«Тавыш бирү барышы – 55,10%», – диелә рәсми сайтта.
Бу мәгълүматлар читтән торып электрон тавыш бирү (ДЭГ) кысаларында катнашуны исәпкә алмый, дип аңлата ТАСС.
- Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
- 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.