Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән зур телемарафон була

0
Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән зур телемарафон була

Президент сайлауның өченче көнендә, ягъни 17 мартта, ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән 12 сәгатьлек телемарафон узачак. Ул иртәнге сәгать 8дә башлана. Марафон барышында йөздән артык кунак туры эфирда катнашачак. Алар арасында республиканың танылган кешеләре, татар эстрадасы йолдызлары һәм аларның гаиләләре бар.

Телемарафон вакытында тамашачылар өчен дүрт пар алып баручы һәм «Шаян ТВ»да тапшырулар алып баручы 12 бала эшләячәк. «Болгар Радиосы»ннан, шулай ук «Ак Барс Арена» стадионыннан турыдан-туры элемтә урнаштыру көтелә.

«Ак Барс Арена»да төп мәдәни чара узачак, аңа тавыш биргәннән соң бирелгән махсус беләзек белән эләгергә мөмкин. Фестивальнең төп артистлары буларак Хабиб, «Иванушка International» төркеме, Салават, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, «Хор Турецкого», «Кармен» һәм Ваня Дмитриенко чыгыш ясаячак.

Марафон кысаларында шулай ук «Яңалыклар» тапшыруларының махсус чыгарылышлары күрсәтеләчәк. Алардан сайлау участокларыннан репортажлар карарга, килүчеләр саны турында мәгълүмат, ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән беренче нәтиҗәләрне белеп булачак. Иртәгә «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә җиңүчеләргә «Lada Vesta» автомобильләренең ачкычларын тапшырачаклар.

  • Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *