Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Коробченко: Без ата-бабаларыбыз традицияләре хөрмәт ителсен өчен тавыш бирәбез

0
Коробченко: Без ата-бабаларыбыз традицияләре хөрмәт ителсен өчен тавыш бирәбез

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 16 мартта Россия Президентын сайлауда катнашты. Ул Чаллыда 25нче мәктәптә сайлау участогында тавыш бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте яза.

Коробченко сайлауларда якынча 30 ел тавыш бирүен билгеләп үтте.

«Кичә улыма 16 яшь тулды. Мин аңа, киләчәк хезмәт юлыңны халык, республика, ил өчен файдалы, яхшы эшләр башкарып үт, дип, тормышка фатиха бирдем. Мин аңа, бабам һәм әтием өйрәткәнчә, традицияләр, гаилә кыйммәтләренең сакланырга һәм буыннан буынга тапшырылырга тиеш булуын әйттем», – дип уртаклашты министр.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Президентын сайлау көнендә «без ата-бабаларыбыз традицияләре хөрмәт ителсен һәм нык булсын өчен тавыш бирәбез».

«Безнең тарих, мәдәният, дин – илнең нигезе һәм аларны сакларга кирәк», – диде Коробченко.

  • Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *