Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Хокук бозу очраклары ачыкланмады»: Татарстанда сайлауның икенче көненә йомгак ясалды

0

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне тәмамланды. Ике көндә республика халкының 63,3 проценты кандидатлар өчен тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирүнең икенче көне йомгаклары буенча брифингта хәбәр итте.

«Иртәгә, 17 мартта, бөтен ил буенча тавыш бирүнең соңгы, өченче һәм төп көне узачак, Татарстан халкы 2722 стационар һәм 45 вакытлыча сайлау участогында тавыш бирә ала», – диде Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы тавыш бирү барышына йогынты ясый торган хокук бозу очраклары ачыкланмавын билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, сайлау участокларыннан мөрәҗәгатьләр килмәгән. Бер генә шикаять тә теркәлмәгән, шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгын яки полицияне чакыру очраклары да юк.

Докладны тәмамлап, Кондратьев тавыш бирергә өлгермәгән барлык сайлаучыларны үзләренең сайлау участокларына барырга һәм үзләре сайлаган кандидат өчен тавыш бирергә чакырды.

  • Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
  • 3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.
  • Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *