Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Испаниядән килгән күзәтүче сайлау турында: «Бәйрәм атмосферасы гаҗәпләндерә»

0
Испаниядән килгән күзәтүче сайлау турында: «Бәйрәм атмосферасы гаҗәпләндерә»

Беларусь, Доминикан Республикасы, Индонезия, Испания, Казахстан һәм Танзаниядән халыкара экспертлар һәм күзәтүчеләр төркеме бүген Россия Президентын сайлау барышы белән танышу өчен Чаллыга килде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Күзәтүчеләр 16нчы һәм 42нче мәктәпләрдә оештырылган берничә сайлау участогында, А.Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрында, шулай ук «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыкта булды, дип билгеләп үтә басма.

«Гомумән алганда, Испаниядә сайлау үткәрү системасы Россиядәге кебек үк. Ләкин чыннан да аерылып торган һәм гаҗәпләндергән нәрсә – бәйрәм атмосферасы: балалар катнаша, кешеләр гаиләләре белән килә. Алар өчен бәйрәмнәр оештырыла. Бу безнең илдә юк. Шулай ук технологик прогресс игътибарны җәлеп итте, ул югары дәрәҗәдә. Без бюллетеньнәр белән барысы да эшләнгәнен күрәбез, тавышлар оешкан рәвештә исәпләнә», – дип уртаклашты Испания эксперты Хосе Мануэль Менендес Манхон.

Искәртеп узабыз, Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *