Юрист премиядән салым түләнәме икәнен аңлатты
Әгәр хезмәткәр үз эшен яхшы башкарып, хезмәт дисциплинасын бозмаса һәм куелган бурычларны тулысынча үтәсә, эш бирүче аны өстәмә премия түләү белән стимуллаштыра ала. «Шул ук вакытта хезмәткәрләргә премия бирү – эш бирүченең бурычы түгел, ә хокукы. Премия хезмәткәрнең кеременең бер өлеше булганлыктан, аңа НДФЛ һәм иминият исәпләүләре салына», – дип сөйләде «Российская газета»га юридик фәннәр кандидаты Оксана Филачева.
Премия хезмәт хакының мәҗбүри булмаган өлеше булып тора. Бу – билгеле бер күләмдәге түләү түгел, аның күләмен эш бирүче үзе билгели. Премия төп 2 төргә бүленә:
1. Җитештерү түләве. Акча хезмәттәге билгеле бер казанышлар өчен бирелә. Бу – сату планын үтәү, эшкәртелгән гаризалар саны һ.б. Үз чиратында, җитештерү түләүләре еллык (ел дәвамындагы эш нәтиҗәләре буенча), квартал (3 айга бер тапкыр) яки айлык булырга мөмкин.
2. Җитештерү түләве булмаган премия. Бу – бер тапкыр бирелә торган түләү. Ул эш нәтиҗәсенә бәйле түгел. Бу – юбилейга яки нинди дә булса бәйрәм хөрмәтенә бүлеп бирелә торган акча.
Җитештерү премиясе бизнес чыгымнарында һәрвакыт исәпкә алына. Мәсәлән, ул гомуми салым системасын һәм УСН кулланган компаниянең салым базасын киметә ала. Җитештерү түләве булмаган премия чыгымнарда исәпкә алынмый, ди белгеч.
«НДФЛ – физик затларның барлык керемнәреннән түләнергә тиеш булган салым. Премия керемнең бер өлеше булып тора, шуңа күрә аннан салым да алына (РФ Салым кодексының 209 маддәсе). Эш бирүче хезмәткәрләре өчен салым агенты булып тора. Нәкъ менә аңа НДФЛны һәм салымны тотып калып премия түләү бурычы йөкләнә. Салым акчаны алган вакытта ук исәпләнә. Әгәр премия эштәге яхшы нәтиҗәләр өчен (җитештерү премиясе) бирелә икән, исәпләү айның соңгы көнендә була. Әгәр премия бер тапкыр бирелә икән, болар хезмәткәргә түләнгән көнне эшләнә. Салым бюджетка хезмәткәр акча алуның икенче көненнән дә соңга калмыйча җибәрелә», – дип төгәлләде Филачева.
Премия – хезмәткәрне үз эшен сыйфатлырак башкарырга этәрүнең нәтиҗәле ысулы гына түгел, ә эш бирүчегә дә зур ярдәм. РФ Салым кодексының 255 һәм 272 маддәләрендә премия акчалары хезмәт хакы чыгымнарына карый дип күрсәтелә. Шуның аркасында хезмәткәрләрне даими рәвештә бүләкләү салым базасын шактый киметергә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә компания бюджетка азрак сумма түли, дип өстәде юрист.