Фәрит Мөхәммәтшин: Халык үз җаваплылыгын аңлый һәм киләчәк өчен тавыш бирә
Россия Президентын сайлауның соңгы көне уңаеннан бәйрәм концерты Казандагы «Ак Барс Арена» стадионы каршындагы мәйданчыкта башланып китте. Бу чара традицион Май чабу бәйрәме көннәре белән уңышлы туры килде, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бәйрәмдә хатыны белән булды.
«Безнең халык, зур илебездәге, Татарстандагы кебек үк, дуслыгы һәм татулыгы белән көчле. Ике бәйрәм туры килде: Россия Президентын сайлауларның соңгы көне һәм хәзер билгеләп үтелә торган Май чабу атнасы», – дип мөрәҗәгать итте ул кунакларга.
ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук республика халкына РФ Президентын сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, тавыш бирү хокукына ия булган халыкның 72 проценттан артыгы үзләре теләгән кеше өчен тавыш биргән инде.
«Минемчә, тавыш бирү ахырына кадәр процент тагын да артачак, бу халыкның үз җаваплылыгын аңлавы һәм үз киләчәгенә хөрмәт күрсәтүе. Кем әле тавыш бирергә өлгермәгән, биегез, җырлагыз, коймак ашагыз һәм яңа көч белән сайлау участокларына барыгыз. Бу зур вакыйгадан читтә калмагыз», - дип өстәде ул.
Концерт сайлауларның йомгаклау көне хөрмәтенә 14:00 сәгатьтә башланып китте. Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Хәбиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кар-Мэн» һәм Ваня Дмитриенко торачак. Фестивальгә республикада тавыш бирүчеләргә бирелә торган беләзекләр буенча бушлай керергә мөмкин.
Искәртеп узыйк, Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы бар.
3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.
Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.