Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов Президент сайлауларында тавыш бирде

0
Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов Президент сайлауларында тавыш бирде

Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов Спас районында булды, анда ул РФ Президенты сайлауларында тавыш бирүдә катнашты. Ведомство башлыгы үз сайлау участогында түгел, ә Болгарда гражданлык бурычын үтәргә карар итте, дип яза «Новая жизнь» газетасы.

«Тавыш бирү хокукы - Россия Федерациясе һәр кешесенең конституцион хокукы һәм мин үз тавышымны бирәм, чөнки минем өчен сайлауларда үз позициямне белдерү мөһим. Һәр кеше сайлауларга килергә тиеш, чөнки һәр гражданның тавышы илебезнең киләчәге нинди булачагына бәйле», — дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.

Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Искәртеп узыйк, Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итә. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук вакытлыча 45 сайлау участогы бар.

3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар. Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.

Президент сайлауларында беренче көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган татарстанлылар үз тавышларын бирделәр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *