Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан икътисад министры Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирде

0
Татарстан икътисад министры Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирде

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Камада РФ Президентын сайлауда катнашты. Сәясәтче үз тавышын 38нче лицейның сайлау пунктында бирде, дип яза Республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Министр 2024 елның 17 марты – Россия өчен истәлекле көн булуын билгеләп үтте. Нәкъ менә шушы якшәмбе көнне гражданнарга ил алдында бердәмлек күрсәтү һәм Россия Дәүләтенең киләчәге өчен тавыш бирү мөһим.

Исегезгә төшерәбез, 17 март – РФ Президенты сайлауларында тавыш бирү өчен соңгы көн. Татарстанда сайлауларга килү 15.00 сәгатькә 77,06 процент тәшкил итте. Сүз уңаеннан, РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча 17:16 сәгатькә бөтен ил буенча килү күрсәткече 70,69 процент тәшкил итә,

Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *