Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Түбән Кама районында биш буын гаилә әгъзасы Россия Президенты сайлауларында катнашкан

0

Түбән Кама районында Россия Президенты сайлауларына династияләр белән килүчеләр бар. Сухарево авылында сайлау участогына Фроловлар гаиләсенең биш буын әгъзасы тавыш бирергә килгән.

17 кеше арасында иң өлкән сайлаучы — 88 яшьлек Нина Никифоровна Фролова, гаиләнең иң яшь буын вәкиле - ел ярымлык Ваня. Фроловлар өчен сайлауларга тулы состав белән бару яхшы традиция булып тора.

«Сайлауларга без бик теләп килдек, илебезнең киләчәген, балаларыбыз, оныкларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Патриотик гаилә без, илебез сәясәтен хуплыйбыз, халыкның берләшүенә бик шатбыз», — дип сөйләде Валентина Фролова.

Гаилә барлык чараларны бергәләп башкара. Мәсәлән, Фроловлар «Безнең Җиңү өлеше» волонтерлар төркемен оештырган, анда хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтелә. Алар маскировка челтәрләре үреп, кирәкле әйберләр сатып алганнар, якташ солдатлардан рәхмәт сүзләре килеп ирешкән. Гаилә әгъзаларының берсе Егор Фролов бүгенге көндә махсус операция зонасында.

«Без аның белән горурланабыз, аны яратабыз, көтәбез, мөмкин булганча ярдәм итәбез», — дип билгеләп үтте Валентина Фролова.

Сухаревога килгән барлык сайлаучыларны гына түгел, ә өйдә тавыш биргән кешеләрне дә коймак белән сыйлаганнар.

«17 март - май чабуның соңгы көне. Шул уңайдан «Сайлауларга коймаклар белән» акциясе уза. Бездә өйдә тавыш бирергә теләк белдергән өлкәннәр бар, аларны игътибарсыз калдырмадык», — дип сөйләде Сухарево авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, ул аларны да коймаклар белән сыйлаганнарын билгеләп үтте.

Кама Аланында комиссия әгъзалары сайлаучыларны милли костюмнарда каршы алган. Өч көн дәвамында иртән биредә комиссия әгъзалары башкаруында Россия гимны яңгыраган. Аннары рус һәм татар җырларын ишетеп булган.

«Кешеләр килсен, елмаеп торсын, Россиянең булачак Президентын яхшы кәеф белән сайласыннар өчен шулай эшләдек», — дип сөйләде 2293 нче сайлау комиссиясе әгъзасы Дилүс Миңнегулов.

Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдинов халыкка ил тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдергән.

«Без үзебез сайлаган киләчәктә яшәячәкбез, шуңа күрә бу бик мөһим дип саныйм. Һәм барлык Кама Аланы яшәүчеләр исеменнән шуны әйтергә телим, безнең халык сайлауларга, бигрәк тә Президент сайлауларына яхшы йөри, барысы да диярлек тавыш бирүдә катнашты», — диде ул.

  • Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
  • Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

Материал Надежда Багаутдинова ярдәме белән әзерләнде











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *