Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин Президент сайлауларында Татарстанда 89 процент тавыш җыйды - экзит-пул нәтиҗәләре

0
Путин Президент сайлауларында Татарстанда 89 процент тавыш җыйды - экзит-пул нәтиҗәләре

Россия Президентын сайлаулар тәмамланды. Татарстан үткәрелгән экзит-пул нәтиҗәләре буенча, илнең хәзерге Президенты, кандидатларның берсе Владимир Путин 89 процент тавыш җыйды. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Экзит-пул (Exit-pool) – ул сайлаучылардан сайлау участоклары янында сорау алу нәтиҗәләре буенча, президент сайлауда Владимир Путин 89 процент тавыш җыйган. Икенче урында – Владислав Даванков, өченче урында – Леонид Слуцкий, дүртенче урында Николай Харитонов.

«Сайлауларга тәкъдим ителгән тәртиптә экзит-пул нәтиҗәләрен игълан итәм. Владислав Даванков 1,9 процент, Владимир Путин 89 процент, Леонид Слуцкий 4 процент, Николай Харитонов 4,2 процент тавыш җыйды. 1 проценттан азрак кешеләр бюллетеньнәрне бозганнар», – дип сөйләде белгеч конференциядә.

Экзит-пул 15 марттан 17 мартка кадәр аралыкта үткәрелгән. Татарстанда 11 мең кешене сораштырганнар. Аларның 63 процентны катнашырга ризалык биргән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *