Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Чит ил күзәтүчеләре Россиядә иң заманча, үтә күренмәле сайлаулар дип бәяләде

0

Россия Президенты сайлауларының чит ил күзәтүчеләре һәм экспертлары Россиядә иң заманча, үтә күренмәле, яхшы оешкан һәм иң демократик сайлаулар дип бәяләделәр.

«Безнең өчен бик интенсив узган бу өч көн эчендә без бәйрәмчә атмосфера күзәттек. Испаниядә, әйтик, кеше аны мәҗбүрият дип кабул итсә, монда кеше бәйрәмчә кәеф белән шатланып килә. Икенчедән, технологияләр ягыннан оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсе килә», диде Россия Федерациясе Президенты сайлауларындакүзәтү миссиясе халыкара эксперты, Испания геополитика институты әгъзасы Хосе Мануэль Менендес Манхон сайлауларда күзәтүчеләр белән узган матбугат конференциясендә.

БДБ илләре миссиясе халыкара күзәтүчесе Дмитрий Санько халыкның сайлауларга гаиләләре белән килүенә, активлыгына сокланды. Сайлау участоклары алдында мәдәни программалар булуын, сайлауларның май чабу бәйрәме белән туры килүен искәртте. «Җырлыйлар, коймак пешерәләр. Барысы да бәйрәмчә», диде ул.

«Район җирендә йөргәндә җирле җитәкчеләрнең үз эшләрен яратып башкаруларын, үзләре җаваплы булган участоклар өчен җан атып торуларын күрдем», дип өстәде ул.

«Без 15ләп участокта булдык. Тавыш бирергә килгән халык бик ачык аралаша. Мин сайлауларның оешканлыгын һәм үтә күренмәлелеген билгеләп үтәргә телим. Видеокамералар өзлексез эшли, теләсә кем сайлауларның үтә күренмәлелеген тикшерә ала», - диде Танзаниядән килгән халыкара эксперт Фрэнсис Альфред Мвакабумбе.

«Без биредә сәясәт белән мәдәниятнең кисешүен күрәбез. Сайлаулар бюрократик шартлылык кына түгел, халык өчен бәйрәм дә», диде ул.

Казахстан Республикасының «AMANAT» партиясенең Иҗтимагый сәясәт институты директоры Даурен Базаров Россиядә сайлауларның 3 көн булуын, дистанцион тавыш бирү мөмкинлеген югары бәяләде. Шулай ук авыр хәрәкәтләнүче гражданнарга мөмкинлекләр тудырылуына да игътибарны юнәлтте.

Халыкара күзәтүчеләр участокларда тәртип бозулар белән очрашмаганнар.

Экспертлар матбугат конференциясеннән соң бюллетеньнарны саный.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *